ФЭНДОМ


Allah300

Аллаһ сүзе шәмаилдә

Аллаһ – (Аллаһ Тәгалә, гар. الله), исламда югары илаһи зат. Ул дөньяны яратучы, бар нәрсәгә кодрәтле һәм Кыямәт көне хөкемдары булган бердән-бер илаһи көч. Кешеләрнең акылы Аллаһның затын, табигатен аңларлык дәрәҗәдә түгел.

Коръәндә, әл-Ихлас сүрәсендә Аның турында болай әйтелә:

"Күл һүаллаһү әхәде. Аллааһүс – самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүлләһүү күфүән әхәде".
Аңлатмасы:
Ул – Аллаһ – бер. Аллаһ мәңге. Ул тудырмады һәм тудырылмады. Һәм бер кем дә Аңа тиң булмады

Аллаһның сыйфатлары Үзгәртү

Сыйфаты Затиййә Үзгәртү

  1. Вүҗүд – Яшәеш: Аллаһ бар. Аның булмавы мөмкин түгел.
  2. Кидәм – Башлангычсыз яшәеш: Мәңгелек Аллаһның башлангычы, әүвәле юк.
  3. Бәка – Ахырсыз яшәеш: Аллаһ мәңгелек, аның ахыры юк.
  4. Вәхданийә – Берлек: Аллаһ бер, Аның шәрикләре (иптәшләре) юк һәм була алмый, Аның сыйфатлары аңа гына хас.
  5. Мүхаләфәт лил-хәвәдис – Аллаһ бер һәм башка бер нәрсәгә дә охшамаган, вә бер нәрсә дә аңа охшамаган.
  6. Кыям би-нәфсиһ – Аллаһның бер нәрсәгә дә, беркемгә дә ихтыяҗы-хаҗәте юк.

Сыйфаты Сүбүтиййә Үзгәртү

  1. Хәят - Аллаһ – тере, әмма тереклеге бер мәхлукатныкына да охшамас. Ул тереклекне бүләк итүче.
  2. Гыйлем - Аллаһ – белүче, белеменең чиге юк. Кирәк, яшерен эшләнгән эш булсын, кирәк, күрсәтеп эшләнгән эш булсын, әллә кайчан эшләнгән эш булсын, ерак киләчәктә эшләнәчәк эш булсын – барын да белүче.
  3. Сәмигъ - Аллаһ – бар нәрсәне ишетүче. Ишетүе башка мәхлукатныкы кебек түгел, колакка мохтаҗ булмас.
  4. Бәсар - Аллаһ – бар нәрсәне күрүче. Күрүе дә башка мәхлукатныкына охшамас, күзгә мохтаҗ булмас.
  5. Каләм - Аллаһ үзе теләгәнне сөйләшер һәм сөйләшүе дә башка мәхлукатныкына охшамас, телгә, тавышка, авазларга мохтаҗ булмас.
  6. Кодрәт - Аллаһ чиксез көч вә куәткә ия, теләгәнен эшләр.
  7. Ирадә - Ихтыяр: Аллаһ һәрнәрсәгә ихтыярлы.
  8. Тәквин - Аллаһ – бердәнбер яралтучы, һәр нәрсәне юктан бар итүче.

Моны да карагыз Үзгәртү

Обнаружено использование расширения AdBlock.


Викия — это свободный ресурс, который существует и развивается за счёт рекламы. Для блокирующих рекламу пользователей мы предоставляем модифицированную версию сайта.

Викия не будет доступна для последующих модификаций. Если вы желаете продолжать работать со страницей, то, пожалуйста, отключите расширение для блокировки рекламы.