Ахшам намазы (мәгъриб, гар.مَغْرِب) – кояш баткач укыла торган намаз.
Биш вакыт көндәлек намазның исәп буенча дүртенчесе. Намазлар Исламның биш баганасының икенчесен тәшкил итәләр. 5 рәкәгатьтән тора: 3 рәкәгать фарыз һәм аннары 2 рәкәгать сөннәт.
Бу намазны уку вакыты бик кыска (бигрәк тә түбән киңлекләрдә). Рамазан вакытында ахшамга азан, авыз ачу вакыты җиткәнне күрсәтә.
Ахшам намазын уку вакыты:
- Башлану вакыты: Кояш тулысынча батканнан соң
- Тәмамлау вакыты: Күктән кызыллык китеп, тулы караңгылык җиткәч.
Сылтамалар[]
Бу мәкаләдә татар Википедиясеннән мәгълүматлар кулланыла. Чын мәкалә бу адрес буенча урнашкан: Ахшам намазы. Мәкаләнең беренче авторларының исемлеген үзгәртүләр тарихында карый аласыз. Бу проектта кебек үк, Википедия мәгълүматлары да Creative Commons Attribution/Share-Alike шартлары буенча тарала.
Төркем:Википедия мәгълүматлары
Төркем:Намаз