ФЭНДОМ


Әссәламүгәләйкүм, хөрмәтле дин кардәшләребез! Сезнең игътибарыгызга интернетта ислами мәгълүматларны бер урынга тупларга тиешле проект тәкъдим итәбез. Ул “Ислам Вики” дип атала. Ислам Вики - Ислам турында ирекле энциклопедия - Википедия кебек үк, эченә һәркем яза ала торган ирекле, ачык проект. Ислам Вики волонтерлар тарафыннан булдырылды һәм әлегә бары алар ярдәмендә генә тулыландырыла. Сайтны төзергә мөмкинлек бирүче "Викия" - коммерцияле оешма, ләкин Ислам Вики проектының максаты - ирекле рәвештә белемнәр тарату гына, бернинди дә матди файда каралмаган. Проект шәригать кагыйдәләре нигезендә эшләүне үзенең бурычы итеп куя. . Викиның эчтәлеге ислам төшенчәләре, тарих, шәхесләр, агымнар, ислам географиясе һ.б. динебезгә кагылышлы темалардан гыйбарәт. Ислам Викида мәкалә язу бик җиңел. Проектта булмаган мәкалә исемнәре кызыл сылтама аша билгеләнә, аның аша узып, мәкалә ясау сәхифәсенә кереп була. Яисә Ислам Вики сәхифәсенең өске өлешендә урын алган “Мәкалә өстәү” төймәсенә басып та, яңа мәкаләләр язырга мөмкин. Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен, ирекле рәвештә гыйлем тарату хезмәтенә сезне дә чакырабыз, газиз дин кардәшләребез! Проект адресы – http://tt.islam.wikia.com Рәхим итегез! Идарә.