ФЭНДОМ


Гомәр р.
Һөнәр: тугрылыклы хәлифә, сәхабә
 
Тулы исеме: Гомәр ибнел-Хәттаб ибн Нуфәйл ибн Габдел-Гъуззә ибн Рийах ибн Габдуллаһ ибн Курт ибн Разах ибн Гъади ибн Кәгъб
 
Туган көн: 581 ел
 
Туган урын: Мәккә
 
Яшәү урыны: Мәккә, Мәдинә
 
Үлем көне: 3 ноябрь 644 ел
 
Үлем урыны: Мәдинә
 

Гомәр ибнел-Хәттаб (гарәп. عمر ابن الخطاب‎ — `Umar ibn al-Khattāb, радыйаллаһу ганһу) (5813 ноябрь 644) — икенче хәлиф (634 елдан), Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмнең якын сәхабәсе. Тулы исеме – Гомәр ибнел-Хәттаб ибн Нуфәйл ибн Габдел-Гъуззә ибн Рийах ибн Габдуллаһ ибн Курт ибн Разах ибн Гъади ибн Кәгъб. Мәккәдә туа.

Даталар Үзгәртү

Тормыш юлы Үзгәртү

Гомәр ибнел-Хәттаб башта (пәйгамбәрлекнең 6 елына кадәр) исламның һәм мөселманнарның зур дошманы була. Ләкин вакыт үтү белән, аңа Коръән укырга биргән апасының тәэсире белән исламны кабул итә һәм пәйгамбәрнең иң якын сәхабәләренең берсенә әйләнә.

Мөхәммәд галәйһиссәләм үлеменнән соң, варислык соравы туа. Хәлиф урынына 4 иң яхшы мөселманнар дәгъва итәләр: Әбу Бәкер, Гомәр ибнел-Хәттаб, Госман ибне Гәффән һәм Гали ибне Әбу Талиб (радыйаллаһу ганһум). Шунда Гомәр төптән уйлый торган кеше кебек эш итә: ул Әбу Бәкернең кулын кыса һәм шуның белән аның хәлифлеген таный. Аның артыннан башкалар да беренче хәлифнең кулын кысалар.

Әбу Бәкернең варисы булып Гомәр кала. Мөселман өммәтенең башлыгы булгач, Сүрия, Мисыр, Гыйрак һәм Фарсы җирләренә яулар оештыра. Яулап алган җирләрдә идарәче итеп мөселманнарны.

Tombstone of Umar (r.a) by mohammad adil rais

Гомәрнең (радыйаллаһу ганһу)Мәсҗиден-Нәбәвидәге кабер ташы, Мәдинә

Аның идарә итүе чорындагы иң зур уңыш – Фарсы империясен җиңү.

637—638 елларда пәйгамбәрнең (саләллаһу галәйхиссәләм) һиҗрәтенә нигезләнгән яңа ел исәпләү кертелә. Башта корреспонденцияне даталаштыру турында сүз барса, соңыннан тарихны икегә: исламгача чор (җаһилийә) һәм ислам чорына (һиҗрәтнең беренче елыннан, 622) бүлү башлана.

Гомәр тырышлыгы белән, юридик системаның нигезләре салына, шәһәрләрдә казыйлар эшләгән.

Яулап алынган җирләрдә хәлиф хәрби лагерьлар (амсар) төзегән. Хәлифәтнең төрле якларында яңа төрдәге шәһәрәр барлыкка килә. Мондый гарнизоннар Фустат, Куфә, Мосулда булалар.

Хәлифнең тәкъдиме белән, шәһәр төзелеше византиялеләр принцибында гамәлгә ашырылган: төп урамнарның киңлеге 40 култыкка (култык – 38-46 см) җитергә тиеш булган, ә икенчел урамнарның – 20-30 култык. Хәлиф сәүдә һәм һөнәрчелеккә игътибар биргән. Ул сатучының һөнәрен хәрбиләрнеке белән чагыштырган, чөнки «шайтан гадел сатучыны алдау ярдәендә алынучы җиңел табыш белән котыртырга тырыша».

Мисыр яулап алынгач, бу җирләрнең башка өлкәләрне бодай белән тәэмин итә алуы билгеле була. Ләкин бодайны күчерү мәсьәләсе була. Гомәр (радыйаллаһу ганһу) Траян император заманында (б.э 1-2 гасырлар чигендә) төзелгән Нил белән Кызыл диңгезне тоташтыручы каналны төзекләндерә.

Гомәр төрле дәүләт оешмаларын (диваннар) оештыра. Мәслән, ул хәрби диван (хәзерге оборона министрлыгы) һәм диван хәраҗә (хәзерге финанс министрлыгы белән чагыштырып була). Ул җәмәгый казнаны (бәйтел-мал, ягъни мал йорты) оештыра, елъязма кертә, почта хезмәтен оештыра.

Гомәр хәлифәт кешеләрене турында кайгырткан, мәсәлән, ул һәр төн, мөселманнарның ничек яшәгәнен белү өчен, шәһәрне урап узган.

Гомәр Ибнел-Хәттаб Әбу-Лүөлүә (фарсы колы) тарафыннан, пычак кадау нәтиҗәсендә, үтерелә. Аны Мөхәммәд саләллаһу галәйхиссәләм янына җирлиләр.

Гомәр (радыйаллаһу ганһу) вакытындагы яулар Үзгәртү

Гомәр җиһәдне дәвам итүгә, исламны таратуга зур игътибар биргән. Шам җирләрендә мөселман гаскәрләре куркынычсызлыкта икшнлегенә төшенгәч, Гомәр бөтен игътибарын Фарсы җирләрен һәм Гыйракны алуга юнәлдерә. Ул бу эшне бик мөһим дип саный, хәтта үзе яу башында торырга да тели, ләкин мөселманнар җыенында аның калырга тиешлеге, ә гаскәрне билгеле сәхабәгә тапшырырга карар кылына. Гаскәр башлыгы теп Сәгъд Әбу Вәккас (радыйаллаһу ганһу) билгеләнә.

637 елда Сәгъд Әбу Вәккас гаскәрләрен Гыйракка таба юнәлтә. Аңа каршы Фарсы патшасы 33 сугыш филе булган 80 меңлек гаскәр җибәрә. Өч көн дәвам иткән каты сугышта мөселманнар җиңүгә ирешләр. Барлыгы 10 000 тирәсе фарсы һәм 2 500 мөселман үлә. (Кадисия сугышы)

Мөселманнарның Нам җирләренә керхен белгәч, шул ук елны Византия императоры Ираклий мөселманнарның җиңүләрен күреп, аларга каршы бөтен гаскәрләрен җыя. Бу гаскәрләрне императорның абыйсы җитәкли, гаскәр Ярмук елгасы янына урнаша. Бу сугышта мөселманнар җиңүгә ирешәләр. (Ярмук сугышы)

Гомәр вакытында Мисыр да яулап алына. Мисырлылар византиялеләр тарафыннан җәберләнгәнгә күрә, алар мөселманнарга ярдәм күрсәткәннәр. Мисыр яулап алына, һәм ул ислам дәүләтенең бер вилаятенә әйләнә.


әүвәлге:
Әбү Бәкер
Хәлифә
632644
варис:
Госман

Чыганак Үзгәртү


Бу мәкаләдә татар Википедиясеннән мәгълүматлар кулланыла. Чын мәкалә бу адрес буенча урнашкан: Гомәр. Мәкаләнең беренче авторларының исемлеген үзгәртүләр тарихында карый аласыз. Бу проектта кебек үк, Википедия мәгълүматлары да Creative Commons Attribution/Share-Alike шартлары буенча тарала.


Обнаружено использование расширения AdBlock.


Викия — это свободный ресурс, который существует и развивается за счёт рекламы. Для блокирующих рекламу пользователей мы предоставляем модифицированную версию сайта.

Викия не будет доступна для последующих модификаций. Если вы желаете продолжать работать со страницей, то, пожалуйста, отключите расширение для блокировки рекламы.