ФЭНДОМ


Гөнаһ – кешенең ахирәттә газапка дучар булуына сәбәп булачак сүзләр, эшләр, хәрәкәтләр (гамәлләр).

Гөнаһлар зур һәм кече булалар. Аллаһ Тәгалә әйткән:

«Әгәр сез Аллаһ тарафыннан тыелган гөнаһларның зурларыннан саклансагыз, сездән кечкенә гөнаһларны да ерагайтырбыз һәм сезне шәрәфле бер урынга кертербез» («Ниса», 31)

Аллаһ Үзенә тиң күрүдән, ягъни ширектән башка барлык гөнаһларны гафу итә. Һичкайчан да гөнаһлар бик күп, дип өметне өзәргә ярамый.