ФЭНДОМ


Zakat

Зәкят...

Зәкәт, яки зәкят (гарәп. زكاة‎, искер. гарәп. زكوة‎) - шәригать буенча билгеләнгән бер дәрәҗәдә байлыгы булган кешедән фәкыйрьләр, ятимнәр һәм исламны җәелдерү өчен җыелучы салым. Зәкәт сүзенең тәрҗемәсе чистарыну, арту мәгънәсенә туры килә. Исламның биш баганасының берсе.

Зәкятнең фарызлык шартлары Үзгәртү

Зәкят балигъ, акыллы һәм ирекле булган, бурычлары булмаган мөселманга, әгәр аның үз хосусый ихтыяҗларын бер ел канәгатьләндерерлек микъдардан арткан мал-мөлкәте - нисап микъдары булса, фарыз.

Зәкят маллары Үзгәртү

  1. Акча
  2. Хайван
  3. Сәүдә малы

Шушы өч төрле малдан башка йорт-жирләр, кием-салым, китаплар, савытлар һәм башка мәгыйшәт кораллары кебек нәрсәләр бирелергә мөмкин.

Нисаб Үзгәртү

  • Алтынның нисабы 20 мискаль.
  • Rөмешнең нисабы 140 мискаль.
  • Сарык һәм кәжәнең нисабы 40 баш.
  • Сыерның нисабы 30 баш.
  • Атның нисабы, бересе байтал булмак шарты белән, 2 баш.
  • Дөянең нисабы 5 баш.
  • Сәүдә малының нисабы көмеш кадәр.

Зәкят кемнәргә бирелә? Үзгәртү

  1. Зәкят бирерлек нисабка ия булмаган фәкыйрьләр.
  2. Бер нәрсәләре дә булмаган мескеннәр.
  3. Зәкят җыючы махсус кешеләр.
  4. Мөәләфәи-колюб.
  5. Коллыктан котылырга теләгән кешеләр.
  6. Бурычын түли алмаган бурычлылар.
  7. Аллаһ юлында.
  8. Юлда акчасыз калганнар.