ФЭНДОМ


Икенде намазы (гъаср, гар.عصر) – төштән соңгы (кич алды) намазы. 8 рәкәгатьтән тора: 4 рәкәгать сөннәт гайре мүәккәдә (даими булмаган сөннәт) һәм 4 рәкәгать фарыз. Бу намаз Коръәндә телгә алына (2:238), һәм Әл-Гасыр исемле кечкенә сүрә бар.

Икенде намазын үтәү вакыты Үзгәртү

Икенде намазы үтәлергә тиешле вакыт дәвере:

  • Намазны башлау вакыты төрле мәзһәбләрдә бераз аерыла. Хәнәфи мәзһәбендә бу намаз, җисемнәрнең шәүләләре җисем биеклегеннән ике тапкыр артык һәм плюс төш вакытындагы шәүләсе озынлыгында булганда, башлана. Башка өч мәзһәб буенча, икенде намазы җисем шәүләсе җисем биеклеге плюс төш вакытындагы озынлыгында булганда башлана.[1]
  • Кояш баткач, Икенде вакыты бетә. Әмма кояш алсу яки кызыл-сары төскә кергәч, намаз уку мәкруһ санала.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Әгәр җисем биеклеге «х», ә шәүлә озынлыгы төш вакытында «у» булса, шәүлә озынлыгы х + у булганда, Икенде вакыты Шәфигый, Мәлики, Хәнбәли мәзһәбләре буенча башлана. Хәнәфи мәзһәбе буенча, Икенде вакыты җитсен өчен, шәүлә 2x + у озынлыгына җитәргә тиеш.

Бу мәкаләдә татар Википедиясеннән мәгълүматлар кулланыла. Чын мәкалә бу адрес буенча урнашкан: Икенде намазы. Мәкаләнең беренче авторларының исемлеген үзгәртүләр тарихында карый аласыз. Бу проектта кебек үк, Википедия мәгълүматлары да Creative Commons Attribution/Share-Alike шартлары буенча тарала.


Обнаружено использование расширения AdBlock.


Викия — это свободный ресурс, который существует и развивается за счёт рекламы. Для блокирующих рекламу пользователей мы предоставляем модифицированную версию сайта.

Викия не будет доступна для последующих модификаций. Если вы желаете продолжать работать со страницей, то, пожалуйста, отключите расширение для блокировки рекламы.