Има́н (гарәп. إيمان) — Ислам гакыйдәләренең дөреслегенә ышануны аңлатучы төшенчә.
Иманның нигезе - Бердәнбер Аллаһыга ышану. Бөтен Илчеләрнең һәм Рәсүлләрнең төп бурычлары булып Бердәнбер Аллаһыга ышануга чакыру була.
Сөннәттә иманның нигезләре билгеләнгән:
- Аллаһыга, Аның исемнәренә һәм сыйфатларына ышану.
- Фәрештәләргә ышану.
- Аллаһының Китапларына ышану.
- Пәйгамбәрләргә ышану.
- Кыямәт көненә ышану.
- Язмышка ышану.
Алар кыскача иман нигезләрендә язылган.
Иманны тулы аңлау өчен тагын түбәндәгеләрне дә карап үтәргә кирәк:
- Иманны котылгысыз үлем алдыннан кабул итеп булмый.
- Иманның бер шартларын үтәп, башкаларын кире кагып булмый.
- Иманның бөтен шартларын кабул итеп, аларның барсын да бертигез үтәү мәҗбүри.
Иманга карата кешеләр түбәндәге төркемнәргә бүленәләр:
- Мөэмин — иман китереп инанган һәм аны теле белән әйткән кеше.
- Монафикъ — иман китермәүче, ләкин үзен мөэмин дип әйтүче кеше (икейөзле).
- Кәфер — иман китермәүче һәм моның шулай икәнлеген кире какмаучы кеше.
Шулай ук карагыз[]
- Гакыйдә
- Исламның биш баганасы
Төркем:Ислам нигезләре