ФЭНДОМ


Basmalah.svg

Ислам Вики – Ислам турында энциклопедиянең төп кагыйдәләре.

Концепция Үзгәртү

  1. Ислам Вики - Ислам турында ирекле энциклопедия - Википедия кебек үк, эченә һәркем яза ала торган ирекле, ачык проект.
  2. Ислам Вики волонтерлар тарафыннан булдырылды һәм әлегә бары алар ярдәмендә генә тулыландырыла. "Викия" коммерцияле оешма, ләкин Ислам Вики проектының максаты - ирекле рәвештә белемнәр тарату гына, бернинди дә матди файда каралмаган.
  3. Ислам Вики шәригать кагыйдәләренә, проект җәмәгатьчелеге кабул иткән һәм Викия оешмасының кагыйдәләренә генә буйсына.
  4. Викиядан кала оешмалар Ислам Вики эшенә тыкшына алмыйлар.
  5. Викиның эчтәлеге:
  • Ислам төшенчәләре (гыйбадәт, тәүхид һ.б.)
  • Ислам тарихы
  • Шәхесләр
  • Агымнар, мәзһәбләр
  • Ислам географиясе (илләр, шәһәрләр, мәчетләр һ.б.)
  • Тәҗвид
  • Китаплар[1]
  • Сылтамалар[2]

Эчтәлеккә бәйле кагыйдәләр Үзгәртү

  1. Мәкаләләрдә Ислам динен, Аллаһ Тәгаләне, Мөхәммәд с. мыскыллау катгый тыела. Андый гамәлләр башкарган катнашучыларга карата махсус чаралар күреләчәк.
  2. Шәхесләрне, агымнарны, мәзһәбләрне кимсетү тыела. Мәкаләләрдә азмы-күпме нейтральлек сакланырга тиеш, ләкин агымнарның, шәхесләрнең хаталары турында язарга мөмкин.
  3. Вандаллык өчен, гадәттәгечә – бан!
  4. Башка диннәрне кимсетеп язу начар гамәл дип санала, моның белән мавыкмау сорала.

Википедия белән мөнәсәбәтләр Үзгәртү

  1. Википедия – безнең дустыбыз һәм ярдәмчебез.
  2. Википедиянең Исламга кагылышлы мәкаләләре Ислам Викига куела алалар. (Википедия концепциясе моны рөхсәт итә)
  3. Ислам Викиның мәкаләләре дә Википедиядә кулланыла ала.

Идарәчеләр Үзгәртү

  1. Идарәчеләр – Ислам Викинең аерым хокуклы катнашучылары. Викимедия проектларында һәм Викиянең үзендә дә идарәчеләр бары техник өстенлекләргә генә ия. Ләкин Ислам Викидә алар бәхәсләрне чишүче, тәртип урнаштыручылар да булып торалар.
  2. Идарәчеләр ачык сайлау нәтиҗәсендә билгеләнеләләр[3]
  3. Идарәчеләрне вазифаларыннан төшерү сайлау нәтиҗәсендә хәл ителә[4]

Искәрмәләр Үзгәртү

  1. Китаплар, текстлар урнаштыру рөхсәт ителә. Төп шарт: "Китаплар/<китапның исеме>" исеме белән урнаштыру
  2. ягъни ислам тематикасына багышланган сайтлар исемлеге.
  3. Бу кагыйдә вакытлыча үз көчендә түгел
  4. Кагыйдә үз көчендә түгел

Обнаружено использование расширения AdBlock.


Викия — это свободный ресурс, который существует и развивается за счёт рекламы. Для блокирующих рекламу пользователей мы предоставляем модифицированную версию сайта.

Викия не будет доступна для последующих модификаций. Если вы желаете продолжать работать со страницей, то, пожалуйста, отключите расширение для блокировки рекламы.