ФЭНДОМ


Opened Qur'an

Коръән

Коръән яки Коръән Кәрим, Коръән Шәриф (гар.: القرآن яки القرآن الكريم) – Мөхәммәд с.кә Аллаһ тарафыннан Җәбраил арадашчылыгы аркылы вәхиләр рәвешендә иңдерелгән изге китап.

Коръән шулай ук Кәламуллаһ, Китабуллаһ, Фуркан, Тәңзил, Мөсхәф, Китап, Нур һәм Зикер исемнәре астында билгеле. Фатиха сүрәсе белән башлана, Нәс сүрәсе белән тәмамлана.


Коръән сүрәләрдән тора. Аларның саны 114. 86сы Мәккәдә, 28е Мәдинәдә иңгән. Сүрәләр үз чиратында аятьләрдән торалар. Сүрәләр башындагы бисмиллаларны санамаганда, аятьләр саны 6236 (бу сан буенча башка фикерләр дә бар).

СылтамаларҮзгәртү