Ислам вики
Advertisement

Намаз (гарәпчә: әс-саләт) – исламда һәр балигъ булган мөселманга фарыз (мәҗбүри) гыйбадәт. Ул һәр тәүлек саен биш тапкыр, билгеле бер вакытта башкарыла. Гади, мәҗбүри намазлардан кала, ирекле (нәфел) намазлар һәм үтәү шулай ук фарыз булган гает, җеназа намазлары да бар.

Намаз укуның шартлары[]

Түбәндәге шартлар үтәлгән очракта гына намаз дөрес була:

  1. Вакыт. Намазның үз вакыты керергә тиеш.
  2. Пакьлек. Госелле (тиешле шартларда) һәм тәһарәтле (һәр очракта да) булу шарт. Шулай ук кием һәм гыйбадәт кылу урыны да нәҗесләрдән пакь булырга тиешләр.
  3. Гаурәтләрнең каплануы. Хатыннар өчен бигрәк тә мөһим.
  4. Кыйблага юнәлеп басу.

Биш вакыт намаз[]

Тәүлек эчендә биш намазны үтәү мәҗбүри:

  1. Иртәнге намаз («Фәҗр», Иртә намазы)
  2. Өйлә намазы («Зухр»)
  3. Икенде намазы («Гаср»)
  4. Ахшам намазы («Мәгъриб»)
  5. Ястү намазы («Гыйшә», Ясигъ намазы)

Вакыт[]

Фарыз намазларны уку вакытлары:

  • Иртәнге намаз: таң атканнан алып, кояш чыкканчы 15-20 минут калганчы.
  • Өйлә вакыты: кояш зәүвәлдән үтеп, зәүвәл күләгәсен санамыйча, һәрбер нәрсә үз озынлыгы кадәр күләгә бирә башлаганчы.
  • Икенде: зәүвәл вакытын санамыйча, һәрнәрсәнең күләгәсе бер һәм ике өлеш булган арада.
  • Ахшам намазы: кояш батканнан соң кичке шәфәкъ беткәнгә кадәр.
  • Ястү намазының вакыты – кичке шәфәкъ бетеп, төн уртасы җиткәнче.

Тыелган вакытлар[]

  • Иртәнге намаздан соң кояш чыкканчы.
  • Кояш чыгып сөңге биеклегенә кадәр күтәрелгәнче.
  • Төгәл көн уртасында, кояш күк гөмбәзеннән түбәнәя башлаганчы.
  • Икенде намазыннан соң кояш баеганга кадәр.
  • Җомга намазында, хөтбә вакытында.

Мосафир намазы[]

Нәфел намазлар[]

Нәфел намазлар уку саваплы, аларның күбесе сөннәт гамәл булып саналалар. Шул рәвешле, укымаган өчен гөнаһ юк.

  • Тәһәҗҗүд намазы
  • Духа намазы
  • Әүвәбин намазы
  • Тәсбих намазы
  • Тәһиятел-мәсҗид
  • Тәһиятел вуду
  • Хаҗәт намазы
  • Истихарә намазы
  • Тәүбә намазы
  • Сәяхәт намазы
  • Ихрам намазы
  • Хөсүф һәм көсүф намазлары
  • Истиска
  • Хәвеф-хәтәр намазы

* Төркем:Фарызлар Төркем:Гыйбадәтләр

Advertisement