Ислам вики
Advertisement

Рамаза́н (гарәб. رمضان‎‎) – Мөселман тәкъвименең бер ае. Исламның биш баганасына караганга күрә, бөтен мөселманнар Рамазан ае вакытында ураза тотарга тиешләр. Ризыктан, судан, тәмәке тартудан һ. б. тыелу таң атканнан башлап кояш баеганчыга кадәр бара.

Уразадагы беренче 10 көн – рәхмәт көннәре, икенче 10 көне – мәгъфирәт (гафу итү), өченче 10 көне Аллаһының рәхмәтенә ирешү көннәре дип атала.


Ураза бәйрәм[]

|left|thumb|Ураза бәйрәме мөбарәк булсын! Төп мәкалә: Ураза бәйрәме

Рамазан ае беткәннән соң Ислам дөньясы Ураза бәйрәмне бәйрәм итә. Ураза бәйрәм – Гает көннәренең берсе. Бәйрәм 624нче елда билгеләнә башлаган. Рамазан бәйрәме татарларда да зурлап бәйрәм ителә.

Үтү вакытлары[]

Ислам ай тәкъвимендә яңа ай тугачтан башлана. Ай тәкъвиме грегориан тәкъвименнән 11 көнгә кыскарак, шуңа күрә һәр елда Рамазан ае 11 көнгә иртәрәк керә.

Ел Рамазан башлануы Рамазан бетүе
2006 23 сентябрь 23 октябрь
2007 13 сентябрь 12 октябрь
2008 1 сентябрь 29 сентябрь
2009 21 август 20 сентябрь
2010 11 август 9 сентябрь
2011 1 август 30 август

Дога кылу[]

Ураза вакытында гадәттәгечә, Корьән уку башка айлардан саваплырак булып санала. Шулай ук зур савап булып Тәрәвих намазы санала (Рамазан вакытында ул мәчетләрдә һәр төн укыла). Кайберәүләр һәр төн Корьәннең 1/30-ын укып, Рамазан ае өчендә бөтен Корьәнне укып чыгалар.


Template:Айлар Төркем:Һиҗри Төркем:Айлар

Advertisement