thumb|Рамазан... Ураза... Ураза (гарәпчә الصوم «әс-сәүм»)- таңнан алып кояш баеганчы ашаудан, эчүдән һәм җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып тору.
Ураза төрләре[]
- Фарыз. Рамазан аенда тотылучы ураза, аның казасы һәм кәффарәте.
- Ваҗиб. Бозылган нәфел уразаның казасы һәм нәзер уразасы.
- Сөннәт. Гашура көнендә (+9 һәм 11 нче мөхәррәмнәр) тотылучы ураза.
- Мәндуб. Һәр айның "ак көннәрендә" (13, 14, 15) тотылучы ураза.
- Нәфел. Югарыда китерелгән ураза төрләреннән башка мәкруһ булмаган ураза.
- Мәкруһ. Бары тик Гашура көнендә генә, Ураза гаетенең беренче, Корбан бәйрәме көннәрендә ураза тоту.
Тагын ике төр:
- Кичен ният кылына торганнары: Рамазан казасы, нәфел булып, бозылган, кәффарәт, вакыты төгәл билгеләнмәгән нәзер уразалары.
- Кичтән үк аерым ният кылынмаганнары: Рамазан уразасы, вакыты шәригать буенча билгеләнгән нәзер һәм нәфел уразалары.
Уразада тыюлучы гамәлләр[]
- Исламның биш баганасына кергәнгә күрә, Рамазан уразасы вакытында һәр мөселман өчен болар тыела:
- Ризык ашау.
- Су эчү.
- Тәмәке тарту (Шулай ук бөтен инъекцияләр һ. б.)
- Җенси якынлык.
- Бу мөселманнарга ураза тоту мәҗбүри түгел:
- Балигъ булмаган балалар, акылда булмаганнар, күрем вакытындагы хатын-кызлар (соңыннан каза кылынырга тиеш).
- Авырулар, сәяхәтчеләр (соңыннан каза кылынырга тиеш).
Ураза бозылу[]
Әгәр ураза бозылса, аны каза кылырга кирәк.
Ураза вакытында мәкруһ гамәлләр[]
Аятьләр[]
"Әл-Бәкара" сүрәсе, 183нче аят:
"Әй мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек сезгә дә, һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!
Төркем:Исламның нигезләре Төркем:Иман Төркем:Ураза Төркем:И